Керәшен Тыловае

Түбән Тыловай (Керәшен Тыловае, Татар Тыловае, рус. Нижний Тыловай) — Удмуртиянең Грахово районындагы керәшен татарлары авылы.

Тарихы

Авылга XVIII гасырда Макан-Пельга вулысының Ключи (Корбанай) авылыннан иске керәшен татарлары нигез салган.[2]

Халкы

Халык саны — 111 кеше (2010).[3]

Тарих

Революциягә кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе составында булган.