Киреч ярымутравы
Керич ярымутравы (рус. Керченский полуостров, кырымтат. Keriç yarımadası, Керич ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнчыгыш өлеше. Төньякта Азак диңгезе, көнчыгышта Керич бугазы, көньякта Кара диңгез сулары белән юыла. Көнбатышта киңлеге 17 километрлы муентык аркылы Кырым ярымутравы белән тоташа. Мәйдан — якынча 3 000 км².
Төньяк-көнчыгыш өлеше — калкулык (биеклек 190 метргача), көньяк-көнбатыш өлеше тигезлекләрдән гыйбарәт. Кара һәм каштан төстәге туфрак. Климаты уртача континенталь. Еллык явым 500 ммны тәшкил итә. Гыйнварның уртача температурасы -1,5°, июльнең уртача температурасы +23,5°.
Ярымутрауда Керич тимер мәгъдәне бассейны урнашкан.