Китсыман акула

Китсыман акула (лат. Rhincodon typus) - акулалар төренә керүче кимерчәкле балык.

Китсыман акула җылы сулы диңгезләрдә һәм океаннарда яши. Ул — Җир шарындагы иң зур балык: озынлыгы 20 метрга, авырлыгы 21 тоннага кадәр җитә. Бик әкрен йөзә. зур гәүдәле булса да, планктон, диңгез йөрәге һәм вак балыклар белән туклана.

Китсыман акуланың авыз киңлеге 2 метрга кадәр җитә. Аның йөзгәндә һәрвакыт авызы ачык була, һәм ул юлында очраган һәр планктон яисә вак балыкны йота бара.

Искәрмәләр

Төркемнәр