Кобрин

Кобрин (Кобрын, белар. Кобрын, рус. Кобрин) — Беларусның Брест өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 52711 кеше (2015).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Кобрин Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.

Тарих

Беренче мәртәбә 1287 елда Ипатьев елъязмасында телгә алына.

14 йөзнең башыннан Бөек Литва кенәзлеге составында, аның эчендәге Кобрин кенәзлеге үзәге була. 1569 елдан Польша-Литва берлеге составында. 1589 елдада Магдебург хокукы бирелә. Польшаны өченче мәртәбә бүлүдән соң Рәоссия империясе составында, Гродно губернасында өяз үзәге булып торган. 1921 елдан Икенче Польша Җөмһүрияте составында. ССРБ һәм Өченче рейхның Польшага уртак бәреп керүе (1939) нәтиҗәсендә шәһәр ССРБ составына кертелә. 1941-44 елларда алман оккупациясе астында. 1991 елдан Беларус составында.

Халык

1897[3] 1923[3] 1926[3] 1939[3] 1959[3] 1970[3] 1979[3] 1989[3] 1999[3] 2009[3]
10408 ... ... 15300 13686 24934 31811 44829 50700 51166

Төркемнәр