Колак

Колак - тавышны сизә алучы орган. Тавыш ишетүдән тош, ул шулай ук тәннең тотрыклы хәлен һәм теләнелгән позициясен тотуда ярдәм итә ала. Колак - тавыш ишетү системасының бер өлеше булып тора.

Колак исеме астында еш органның бөтенесен аңласалар, шулай ук аның тышкы өлешенә генә мөрәҗәгать итү очраклары булып тора. Имезүчеләрнең күпчелегендә, күренүче колак буларак ишетү процессының күп адымнарыннан беренчесе урын алган пинна (яки колак раковинасы) булып тора. Умырткалыларда, башның ике ягында азмы-күпме дәрәҗәдә симметрик килеш бер пар колаклар урнаша. Шундый рәвеш тавыш чыганакларының кайда урнашканнарын билгеләүгә файдалы.

Тышкы колак формасы имезүчеләр арасында нык аерыла торганда, имезүчеләрнең эчке колак эшчәнлеге (шулай ук кешенеке дә) бик охшаш.

undefined
undefined

Шулай ук карагыз

Колакны ничек дөрес итеп чистартырга?

Колак яфрагын артка һәм өскә (балаларныкын артка һәм аска) тарткан хәлдә, мамыклы таякчыкны колак тишегенә кертәләр һәм 5-7 секундтан соң тартып алалар. Таякчыкны алыштырып, берничә мәртәбә шулай кабатлыйлар. Әгәр табиб дару язып биргән икән, кулланыр алдыннан пре­ паратны 37 градуска кадәр җылыталар. Аннары башны иеп, чистарткандагы кебек, колак яфрагын артка һәм өскә тартып тамызалар.

Искәрмәләр

Сылтамалар