Колхозник Татарии — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби гәҗит. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР игенчелек халык комиссариаты басмасы. 1924 елның 25 апреленнән 1933 елның 10 мартына кадәр Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителә, барлыгы 628 саны чыга.