Колхоз газеты — гәҗит. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР игенчелек халык комиссариаты басмасы. 1924 елның 25 апреленнән 1935 елның 30 августына кадәр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 733 саны чыга.