Коммунист (гәҗит, Ырынбур)

Коммунист — иҗтимагый-сәяси гәҗит. ВКП(б)ның Ырынбур өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты органы. 1935 елның 28 июленнән 1939 елның 27 февраленә кадәр Ырынбур шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 474 саны чыга.