Конъюнктивит

Конъюнктивит — күзнең лайлалы катлавы (лайлалы тышча) - конъюнктивасы ялкынсынуы. Еш вакыт аллергик реакция һәм инфекция белән бәйле.

Конъюнктивит мөстәкыйль авыру булырга мөмкин, әмма ешрак ул башка авырулар симптомы булып тора. Конъюнктивитның түбәндәге формалары бар: кискен катараль, хроник катараль, эренле, паренхиматоз, фолликуляр, крупоз, дифтероид, телязиоз һәм риккетсиоз. Диагнозны клиник билгеләр буенча куялар.

Дәвалау

Авыруның сәбәпләрен бетерәләр. Калий перманганаты (1:5000), этакридин (1:1000), фурацилин (1: 5000) кебек антисептик эремәләр белән еш юалар. Конъюнктиваль капчыкка 10 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид) эремәсе, 3%лы колларгол эремәсе тамызалар. Катараль ялкынсыну күренешләре кимегәндә камаштыргыч дарулар (цинк сульфатының 0,25 — 0,5%лы, әчеташларның 1 % лы эремәләре), ә озакка сузылган һәм эренле процессларда, бөтен конъюнктиваны сөртеп яндыру өчен, көмеш нитраты эремәләре (1 — 2%лы яки 5 — 10%лы) кулланалар. Яндыру алдыннан, конъюнктиваны авыртусызландыралар, яндырганнан соң, көмеш нитратын нейтральләштерү өчен, натрий хлоридының изотоник эремәсе белән юдыралар. Шулай ук эремәләр, эмульсия яки мазьлар формасында антибиотиклар тәкъдим итәләр. Күз кабаклары әйләнгәндә һәм 3 нче кабак деформацияләнгәндә, операция ясыйлар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  2. Inxight: Drugs Database
  3. Inxight: Drugs Database
  4. Inxight: Drugs Database
  5. 1 2 3 Disease Ontology (ингл.) — 2016.
  6. 1 2 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.