Корылтай (монгол теленнән) - хан нәселе һәм югары катламы идарәчеләре җыены. Корылтай - чыңгызлар нәселенә керүчеләргә хан булып сайлану хокукын бирүче институт.
Хәзер бу сүз белән төрле сәяси һәм милли җыеннарны атау очраклары бар. Мәсәлән, Татар иҗтимагый үзәге корылтайлары.