Куба гимны
Оркестр башкаруында, кыскартылган вариант
Педро Фигередо (Pedro Figueredo).
Гимнның тарихы
Педро Фигередо — Гранма провинциясе Байамо шәһәре янында испан гаскәрләренә каршы җиңүле бәрелешне җитәкләгән. Колонизаторлар соңрак “мамбичылар” (mambises) дип кушамат биргән азатлык хәрәкәте сугышчыларының беренче уңышы Фигередоны үзенең Кораллы Җөмһүрият” (República en Armas) дип аталган беренче дәүләтчелегендә милли гимн буларак кулланылган. Ә 1902 елда исә — испан коллыгыннан котылып, АКШ баскынчыларын да илдән куып чыгаргач — “Байамо җыры” Куба Җөмһүриятенең дәүләт гимнына әверелгән.
Куба халкының азатлык өчен 34 елга сузылган көрәшенең беренче, Фигередо гомеренә туры килгән өлеше “Унъеллык сугыш” (Guerra de los Diez Años) дип атала, ул 1868-1878 елларда барган һәм баш күтәрүчеләрнең җиңелүе белән тәмамланган. Бүгенге Куба гимнын иҗат иткән сәргаскәр-әдипкә дә үз Ватанының бәйсезлек яулаган көнен күрергә насыйп булмаган. Испанлылар аны 1870 елда ук кулга төшергәннәр һәм җәзалап үтергәннәр. Бер тарихи вакыйга гына аның күз алдында узган: 1868 елның 8 ноябрендә 12 хатын-кыздан торган хор, Байамо шәһәренең Үзәк мәйданында (Parque Central) Кубаның бүгенге гимнын ватандашларына тәүге кат җырлап күрсәткән. Җырчылар арасында Фигередоның ике кызы да булган, шуларның берсе, Канделария исемлесе, 1868 елдагы бәрелешләрдә байрак йөртүче буларак катнашкан.
Фигередо әсәре башта 6 дүртьюллыктан торган, аны үзгәрешле кушымталы 3 куплетлык җыр дип тә күзаллап була. Кайбер аудиоязмаларда кушымтасы ике мәртәбә кабатлана. Бүгенге Кубаның гимнында “Байамо җыры”ның беренче 8 юлы гына рәсмиләштерелгән, калган куплетлары “кыскартылган”. Соңгыларында испан колонизаторларына карата нәфрәт уятучы юллар да бар, мәсәлән: No temáis los feroces Iberos, son cobardes cual todo tirano. Тәрҗемәсе: “Тупас ибериялеләрдән курыкмагыз — һәр залим кебек, алар үзләре куркаклар”. Латин Америкасының XIX гасырда бәйсезлек яулаган илләре өчен гадәти күренеш бу: вакыт үтү белән элеккеге изүчеләргә карата дошманлык хисләре дә сүрелә башлый.
Гимнның рәсми өлеше
noicon
Хор башкаруында, 1940 нчы елларда язылган
Испан телендә | Тәрҗемәсе |
Al combate corred bayameses
que la Patria os contempla orgullosa, no temáis una muerte gloriosa que morir por la Patria es vivir. En cadenas vivir es morir, en afrenta y oprobio sumidos, ¡del clarín escuchad el sonido ¡¡a las armas valientes!!, corred! En cadenas vivir es morir, en afrenta y oprobio sumidos, ¡del clarín escuchad el sonido ¡¡a las armas valientes!!, corred! |
Байамолылар, алга, көрәшкә —
Горур Ватаннан сезгә гозер. Данлы үлем — юл үлемсезлеккә, Шәһит китү — тагын бер гомер. Богауда яшәү — үлемнән хәтәр, Хурлыклы бер җан асрау бары. Быргы авазы сугышка әйдәр, Алга, Ватан каһарманнары! Богауда яшәү — үлемнән хәтәр, Хурлыклы бер җан асрау бары. Быргы авазы сугышка әйдәр, Алга, Ватан каһарманнары! |
Гамәлдән чыгарылган юллар
2. No temáis los feroces Iberos
son cobardes cual todo tirano
no resisten al bravo Cubano
para siempre su imperio cayó.
¡Cuba libre! ya España murió
su poder y su orgullo ¿dó es ido?
¡del clarín escuchad el sonido
¡¡a las armas valientes!!, corred!
3. Contemplad nuestras huestes triunfantes
comtempladlos a ellos caídos,
por cobardes huyeron vencidos:
por valientes sabemos triunfar.
¡Cuba libre! podemos gritar
del cañón al terrible estampido,
¡del clarín escuchad el sonido
¡¡a las armas valientes!!, corred!