Кузгалак
Кузгалакның данлыклы әчелеге — анда кузгалак һәм аскорбин кислоталары булуын күрсәтә. Анда шулай ук каротин (А витамины), В, К группасы витаминнары, калий, тимер, магний, кальций, натрий, цинк кебек микроэлементлар һәм дуплау матдәләре бар. Борын гы заманнарда аны бала таба алмаган хатыннарны дәвалау һәм климакс күренешләрен җиңеләйтү өчен билгеләгәннәр. Кузгалак ярдәмендә кан агуын туктатканнар, дизентерия һәм ашказаны эшчәнлегендәге тайпылыш ларны дәвалау өчен кулланганнар. Әгәр баш авыртса, кузгалак сыекчасы белән ышкыганнар. Кузгалак төнәтмәсе ангина авыруы вакытында ялкынсынуга каршы тора, урт йомшап канаганда аның белән авызны чайкыйлар. Тамыр һәм яфрак ларыннан әзерләнгән төнәтмә бәвел куыгы ялкынсынганда ванналар ясау өчен кулланыла. Эч кипкәндә һәм геморрой авыруы белән интегүчеләргә кузгалак салаты ашарга киңәш ителә, шулай ук кузгалакны бил, ашказаны- эчәк тракты авыртканда кулланалар. Ул үт ясалуны көчәйтә, бавыр эшен активлаштыра. Кузгалак витаминлы үсемлек кенә түгел, антисептик, яра төзәттерүче, зәңгеләгә каршы, кан агуын туктата торган чара булып та санала. Яз ахырында авитаминоздан коткара.
Бик файдалы үсемлек саналса да, аның белән артык мавыгырга киңәш ителми. Эш шунда — кузгалакта бөер өчен зыянлы булган кузгалак кислотасы бик күп һәм ул матдәләр алмашы бозылуга китерергә мөмкин. Бу кислота кузгалакта май һәм июнь айларында азрак була. Аның тискәре тәэсире кузгалакны пешереп әзерләгәндә тагын да артып китә, ул орга низмда тупланырга мөмкин.
Бу үсемлекне подагра һәм бөер ташы белән интеккән кешеләргә кул ланырга ярамый.
Искәрмәләр
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 156. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 333.
- ↑ 1 2 3 4 5 Plants of the World Online (ингл.) — Royal Botanic Gardens, Kew, 2017.