Кызыл Шәрекъ (журнал)
Кызыл Шәрекъ — иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис һәм фәнни-популяр журнал. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы һәм РСФСР милләтләр эшләре халык комиссариаты органы. 1918-1923 елларда Мәскәү (1918-1920, 1922-1923) һәм Казан (1920-1921) шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррир – Борһан Мансуров.