Кыргый ат
Кыргый ат (Equus ferus) — атлар ыругына керүче хайван. Йорт атының нәсел башы.
Астөрләр
- Йорт аты (E. f. caballus)
- Тарпан (E. f. ferus)
- Пржевальский аты (E. f. przewalskii)
- Equus ferus silvestris
Тарпаннар әле XVIII—XIX гасырларда Идел, Җаек, Тын елгалары буйларында яшәгән. Аларның юкка чыгуы дала җирләрен игеннәр өчен үзләштерү сәбәпле булган дип исәпләнелә. Соңгы тарпан 1918 елда Полтава губернасында үлгән. Аның калдыклары төрле музейларда саклана.
- ↑ 1 2 3 4 5 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 70. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.