Кычыткан

Кычыткан (лат. Urtica) — кычытканчалар (Urticaceae) гаиләлегенә керүче үсемлек-үләннәр ыругы. Чүп үлән булып саналалар. Кайбер төрләренең яфрагы, тамыры, орлыгы дару сыйфатында кулланыла.

Кычыткан күпъеллык үлән булып тора, биеклеге 60-150 сантиметрга җитә. Тамыры озын, таралучан. Сабагы туры, төз, дүртчитле, буразналы, ботаксыз. Үлән каты, яндыргыч төкләр белән капланган.

Иң әүвәл шуны искәртик: кычыткан файдалы, тик бар кешегә дә түгел. Аны йөкле хатыннарга кулланырга киңәш ителми (тулгак тотып, вакытыннан алда бала тудыруга китерергә мөмкин), шулай ук (кан оешучанлыгын көчәйткәнгә күрә) тромбофлебит, варикоз авыруы белән интеккән кешеләргә дә кычыткан зыян китерергә мөмкин.

Хәзер файдасы турында. Кычытканда А, С, К, В1, В2, В3 витаминнары; кальций, бакыр, тимер микроэлементлары бар. Аерым алганда, К витамины: тамырларга файдалы, ул күз төбендәге кара боҗраларны бетерергә ярдәм итә. Кычытканда аксым да бар. Үсемлек җепселләрендә лигнин (аморф структуралы полимер катнашма) һәм целлюлоза полисахаридлары (югары молекуляр углеводлар), С, К, Е витаминнары, В группасы витаминнары Е булуы организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Кычыткан канда, гемоглобин, эритроцитлар һәм тромбоцитлар күләмен күтәрә, шикәрне г киметә, яраларны төзәтә, организмны ныгыта. Мәни бизе аденомасының башлангыч стадиясендә аның яфракларыннан һәм тамырларыннан ясалган чәй файдалы. Моның өчен 2 балкашык кычыткан яфракларына (яки 1 тамырларына) 1 стакан кайнар су салалар һәм 5 минут кайнатып сөзәләр. 1 атна иртән һәм кичен 1 чынаяк шушы чәйне эчәргә кирәк. Бу чәйне канның Е оешучанлыгы түбән булганда, бавыр авырганда, шикәр диабеты, азканлылык, кискен гастрит, эчке кан китүләр, бөер ташы авыруы, ревматизм булганда да кулланалар.

Тышкы сылтамалар

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 423. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 983.
  3. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  4. Nederlands Soortenregister
  5. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  6. 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064

Төркемнәр