Кәрәкәле күле

Кәрәкәле күле (рус. Карасиное) — Татарстан Республикасының Биектау районындагы күл. Ашыт, Пөтке һәм Казансу елгалары субүләрендә урнашкан.[1]

География

undefined

Кәрәкәлее күле - чыгышы белән карст күренеше белән барлыкка килгән сулык. Татарстанның Биектау районы Ювас авылыннан көньяктарак урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 700 м, киңлеге 250 м. Су өслегенең мәйданы 12 гектар. Уртача тирәнлек 3 м га җитә.[2]

Гидрология

Күлнең күләме 300 мең м³ Җир асты сулары белән тотрыклы туена. Су төссез һәм исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 154 мг/л, үтә күренмәлеге 60 см. Гидробонат-кальций — суның химик тибы.[3]

Хуҗалыкта файдалану

Хуҗалык итүдә күлнең әһәмияте зур. Су кошлары, терлек асрау өчен, балык тоту өчен кулланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Чыганаклар

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.

Тышкы сылтамалар