Көндәлек тормыш
Файл:The Combing of Granddaughter.jpg
Чәч тарау
Көндәлек тормыш — кеше тормышы процессларыннан берсе, гади киң танылган вәзгыятьләр белән тулы булуы сәбәпле, шәхес тарафыннан рефлексияне, вәзгыять белән кызыксыну таләп итмәгән һәм катнашучыларның бер-берсе уйнаган рольләрен һәм мотивларын типологик (стереотипик) күзлегеннән кабул ителгә[1].
Көндәлек тормыш феномены социология, антропология, фәлсәфә һәм культурология кебек гуманитар фәннәр тарафыннан өйрәнелә.
Социологик карашлар
Файл:The Psychopathology of Everyday Life.jpg
Зигмунд Фрейд язган Көндәлек тормыш психопатологиясе гыйльми тикшеренү әсәре.
Мәдәниятне өйрәнү белем тармагының төп төшенчәсе булган көндәлек тормыш шул ук арада социология фәненең махсус тикшеренүләр өлкәсе булып тора. Сүз кешеләр тормышы сыйфатына тискәре тәэсир иткән капитализм һәм сәнәгый инкыйлаб нәтиҗәсендә XIX гасыр язучылары һәм сәнгатькәрләре үз игътибарын эчке дөньяга юнәлтүләре аркасында, әсәрләрендә көндәлек тормыш вәзгыятьләренең элеккегә кадәргесенә караганда зуррак урынын алганы турында бара.[2] Бу караш белән килешмәүчеләр көндәлек тормышны тәсфирлаучы әсәрләрнең Борынгы Греция чорыннан бирле күп язылганын ассызыклый.[3][4]
Көндәлек тормышны өйрәнүдә җенсият әһәмиятле фактор булып тора. Кайбер теоретиклар хатын-кызларны көндәлек тормышның иң әһәмиятле вәкилләре һәм корбаннары буларак тасвирлый.[3] Көндәлек тормыш төшенчәсе еш негатив коннотациясен ташый һәм гадәттән-тыш мизгелләрдән үзенчәлеклелеге һәм аермасы булмавы белән аңлатыла. Бар иҗтимагый төркемнәр вәкилләре тормышында урын алган чынбарлык.[2]
Күңел ачу
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Ионин Л.Г. Культурология. XX век. Энциклопедия. 1998.
- ↑ 1 2 Felski, Rita (1999) (PDF). The Invention of Everyday Life. London: Lawrence & Wishart. pp. 15–31. . http://people.virginia.edu/~rf6d/felski.the-invention-of-everyday-life.pdf. Retrieved 15 November 2014.
- ↑ 1 2 Lefebvre, Henri (1984). Everyday life in the modern world (New ... ed.). New Brunswick, N.J., U.S.A.: Transaction Books. p. 38. . http://www.amazon.com/Everyday-Modern-Classics-Communication-Culture/dp/0878559728. Retrieved 15 November 2014.
- ↑ Coser, [edited by] Lewis A. (2012). The idea of social structure : papers in honor of Robert K. Merton. New Brunswick, N.J.: Transaction Publishers. . http://www.amazon.com/The-Idea-Social-Structure-Papers/dp/1412847419.
Әдәбият
- Шюц А. Структура повседневного мышления
Сылтамалар
- Вальденфельс Б. Повседневность как плавильный тигль рациональности 2008 елның 9 октябрь көнендә архивланган.
- Всероссийские научно-практические заочные Интернет-конференции «Гуманитарные аспекты повседневности: проблемы и перспективы развития в XXI веке» Воронеж, 2011—2014 2010 елның 8 декабрь көнендә архивланган.