Көнчыгыш Тиморда Һинд дине

Һинд дине Көнчыгыш Тиморда азчылык дине булып тора. Аларның барысы да диярлек Бали Һинд дине тарафдарлары.

Тарихы

Тиморның традицион Һинд дине халкы юк. Балидан Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Индонезия оккупациясе вакытында килгән мигрантлар булып тора. Оккупация беткәч, күпчелек Һинд дине тарафдарлары илдән киткән.

Демография

1992 елда, бәйсезлеккә кадәр Көнчыгыш Тимор Һинд дине тарафдарлары халыкның 0.5%-ын тәшкил иткән.[1] Оккупациядән соң Һинд дине тарафдарлары Көнчыгыш Тиморда 0.1%-ка кадәр кимегәннәр. 2011 ел халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 195 Һинд дине тарафдары яшәгән.[2] Шулай да, 2015 ел халык санын алу Һинд дине тарафдарларының әз генә үсүен күрсәткән. Бу халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 271 Һинд дине тарафдары яшәгән.[3]

Гыйбадәтханәләр

undefined

Пура Гиринатха Көнчыгыш Тиморда иң зур Бали Һинд дине гыйбадәтханәсе.[4][5] Гыйбадәтханә Оккупация дәвамында төзелгән булган. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә яхшы хәлдә түгел,[6] гәрчә Индонезиядән кайбер Балилылар һәм Көнчыгыш Тимор хөкүмәте гыйбадәтханәгә янәдән тормыш кертүгә тырышлык куйганнар.[5]

Тамил Һиндуларның Понгал бәйрәм ителүе шулай ук Пура Гири Натхада үткәрелгән.[7]

Искәрмәләр

  1. Religions - East Timor. Nationsencyclopedia.com.
  2. Population and Housing Census of Timor-Leste, 2010 : Volume 2: Population Distribution by Administrative Areas (PDF). Mof.gov.tl. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018. Архивировано 24 декабрь 2015 года.
  3. 2015 - STATISTICS TIMOR-LESTE. Statistics.gov.tl. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 23 сентябрь 2019 года.
  4. Pastika Thanks Gusmao over Dili Temple. Thebalitimes.com (1 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018.
  5. 1 2 Pura Girinatha, Satunya-Satunya Pura di Dili Timor Leste [неопр.]. Beritabali.com (12 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2017. Архивировано 20 апрель 2019 года.
  6. PURA DI TIMOR LESTE. Binginbanjah.wordpress.com (16 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018.
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-10-24, retrieved 2019-04-20