Көртлекләр
Көртлекләр (кыр тавыклары, лат. Perdix) — тавыксыманнар отрядыннан кыр тавыклары ассемьялыгының кошлар ыругы. Сунарчылык объекты.
Ыругның төрләре — урта зурлыктагы көртлекләр. Томшыгы һәм аяклары караңгы төстә. Каурыйларының өске өлеше чуар, коңгырт төсле, янлары һәм койрыгы җирән. Аякларында типкечләре юк. Тешеләр иркәкләрдән аксылрак.
Ауразиянең урта зонасында яшиләр. Соры көртлек АКШ һәм Канадага да күчерелгән.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2005.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3