Көрәш клубы (фильм)
«Көрәш клубы» (ингл. Fight Club) — 1999 елда режиссер Дэвид Финчер тарафыннан өч ел элек чыккан Чак Паланикның шул ук исемдәге романы мотивлары буенча төшерелгән Америка кинофильмы. Төп рольләрне Эдвард Нортон, Брэд Питт һәм Хелена Бонэм Картер башкара. Нортон постиндустриаль куллану җәмгыятендә үз тормышыннан канәгать булмаган исемсез хикәяче ролен башкара. Ул Брэд Питт уйнаган сабын сатучы Тайлер Дёрден белән бергә «Көрәш клубы» яшерен оешмасын оештыра. Башта фильм тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан бик икеле кабул ителә, Төньяк Америка прокатында 37 миллион доллар гына җыя, гәрчә фильмга 63 миллион доллар салынган булса да.
Премьерадан соң 10 ел узгач, The New York Times басмасы Деннис Лимның мәкаләсен бастыра, анда «Көрәш клубы» «мөгаен, безнең заманның культ фильмын билгеләүче» дип атала.[5] Фильм IMDb версиясе буенча иң яхшы егерме фильм арасында һәм башка күп кенә шундый ук рейтингларга керә.
Искәрмәләр
- ↑ Fight Club (1999): Technical Specifications (ингл.) — 1990.
- ↑ Fight Club [неопр.]. Box Office Mojo. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2021.
- ↑ 1 2 Fight Club (1999): Release Info [неопр.]. Internet Movie Database. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2021.
- ↑ Fight Club [неопр.]. kinokalender.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2022.
- ↑ Dennis Lim. ‘Fight Club’ Fight Goes On (ингл.). 'Movies' at NYTimes.com. The New York Times Company (6 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2010. Архивировано 18 август 2011 года.