Көя тавы
| Көя тавы Көя-сан | |
|---|---|
| Урнашуы | Япония,
Вакаяма |
| Нигез салучы | буддист кәшише Кукай |
| Дин | буддизм |
| Нигезләнгән | 819 |
| ЮНЕСКО мирасы | 2004 елдан |
Көя тавы яки Көя-сан (японча 高野山 Ко:я-сан) — буддист сингон мәктәбенә караган күп кенә гыйбадәтханәләр һәм кәшишханәләр урнашкан тау. Осака шәһәреннән көньяккарак Япониянең Вакаяма вилаятендә урнашкан.
Тарих
819 елда буддизм кәшише Кукай 8 тау түбәсе арасындагы үзәндә 800 м биеклегендә беренче гыйбадәтханәгә нигез салган. Хәзер анда якынча 100 кәшишханә урнашкан. Тауда түбәндәге танылган кәшишханәләр урнашкан:
- Окуно-ин (奥の院), Кукай төрбәсе
- Компон-дайто (根本大塔), пагода
- Конгобу-җи (金剛峰寺), сингон мәктәбенең төп гыйбадәтханәсе
- Өченче сөгун Токугава Иэмицу төзегән Тогугава нәселенең төрбәсе
Урнашу
Көя тавыннан синтоист изге урыннарына ( Кумано-Хонгу-тайся (яп. 熊野本宮大社)、Кумано-Хаятама-тайся (яп. 熊野速玉大社) һәм Кумано-Нати-тайся (яп. 熊野那智大社) борынгы сукмак бара.
Осака шәһәренең Намба вокзалыннан тауга кадәр (станция Гокуракубаси 極楽橋駅) тимер юл бара. Кабель тимер юлы 5 минут эчендә юлчыларны тау түбәсенә күтәрә.
Күренешләре
Сылтамалар
- Wikivoyage: Mount Koya
- Sacred Sites and Pilgrimage Routes in the Kii Mountain Range (UNESCO)
- Farstrider.net Photos and Travel Information
- Koya-san’s Ancient Cemetery: photo gallery at FudoMouth.net 2007 елның 10 март көнендә архивланган.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |