Лайош Баттьяни
Тәрҗемәи хәле
Баттьяни Венгриянең бик бай магнат гаиләсеннән. Ул хәрби хезмәткә керә, ләкин 1827 елда ук Загреб университетында хокук буенча диссертациясен яклау өчен, эшеннән китә һәм шәхси милке белән идарә итүгә тотына. Берничә елдан ул Венгрия Парламентының Югары палатасына сайлана һәм Венгрияне Габсбург монархиясеннән аерып алырга теләгән милли юнәлешле түгәрәкләр эшчәнлегендә катнаша башлый.
1848 елның 17 мартында император Фердинанд I аны Венгрия парламент хакимиятенең беренче премьер-министры итеп билгеләй.
Баттьяни сәләтле лидер булып чыга, ләкин монархка тугрылык һәм Венгрия бәйсезлеге тарафдарлары арасыннан берсен сайларга мәҗбүр була. Баттьяни бәйсезлек тарафдарлары ягын сайлый һәм революция лидерларының берсе булып китә. Сугышта яралана, әсирлеккә төшә. Хатыны тапшыра алган хәнҗәр ярдәмендә ул үз- үзенә кул салырга тырыша (муенына берничә яра сала), ләкин исән кала һәм икенче көнне хыянәттә гаепләнеп атыла [2]. Будапештның Керепеши зиратында күмелгән.
Ул Венгриянең Франц Лист үзенең мәшһүр фортепиано әсәре "Мәтам маршы"н ( Funérailles ) багышлаган өч патриотының берсе.
Хәтер
Будада Дунай ярындагы парламент бинасы каршындагы мәйдан һәм аның янындагы метро станциясе Лайош Баттьяни исеме белән аталган. Шулай ук Венгриядә 2002 елда ачылган юридик колледжга аның исемен биргәннәр.
Совет әдәбиятында 1848-1849 еллардагы Венгрия күтәрелеше турындагы әсәрләрдә радикаль лидерлар Кошут һәм Петёфи белән чагыштырганда либераль реформатор позицияләрен биләгән Баттьяни роле кимерәк итеп күрсәтелгән була.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Wurzbach D. C. v. Batthyány, Ludwig Graf (нем.) // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt haben — Wien: 1856. — Vol. 1. — S. 180.
- ↑ Батьяни Людвиг // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Сылтамалар
- Баттьяни Лайош // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Баттяни кланы сайты
- Авербух Р. А. 1848-49 елларда Венгриядә революция һәм милли азатлык сугышы. (Мәскәү: Наука. 1965) 2016 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- Дьердь Шпира. Четыре судьбы: к истории политической деятельности Сечени, Баттьяни, Петефи и Кошута 2016 елның 6 декабрь көнендә архивланган./ перевод с венг. (М.: Прогресс. 1986)