Лакшми
Исемнәре
Файл:Lakshmi Statue Holy Lake Temple Mauritius.jpg
Маврикийда Изге Күл Гыйбадәтханәсендә Лакшми Поты.
Лакшминың берничә исеме бар һәм Һинд диненең күп Стотрам һәм Сутраларында аның төрле исемнәре җырлана:[1][2]
- Падма: Ул лотосныкы (ул лотоска атланган яки шунда яши)
- Камала: Лотосныкы
- Падмаприйя: Лотос яратучы
- Падмаладһара Дэви: Лотослар бәйләмен кигән Алиһә
- Падмамукһи: Лотос-йөзле (йөзе лотосныкы булган)
- Падмалакшми: Лотос-күзле (күзләре лотос кебек матур)
- Падмахаста: Кулында лотос булган
- Падмасундари: Лотос кебек матур булган
- Шри: Балку, бөеклек, асыллык, байлык
- Шриҗа: Шриның җатикасы
- Вишнуприйя: Вишнуны яратучы (Вишнуның сөйгәне булган)
- Улукаваһини: Ябалакка атланган (ябалакта утыручы)
- Нандика: Рәхәт бирүче, балчыктан ясалган савыт һәм Вишнуприйя (Вишнуның сөйгәне)
Аның башка исемнәре:[1] Манушри, Чакрика, Камалика, Айшварья, Лалима, Индира, Кальяни, Нандика, Нандини, Вайшнави, Саммруддхи, Бхаргави, Шридэви, Чанчала, Дҗаладҗа, Мадхави, Суҗата, Шрия, Прачи, Хариприйя, Мадһу, Парама, җанамодини, Кетки, Малти, Видья, Васуда, Ведавати, Трилочана, Тилоттама, Субһа, Дэви, КрийялӘᴍᴎрикə Кушма Штатларыми, Вирупа, Апара яки Апараҗита, Аруна, Ахила, Бала, Куһу, Пурнима, Анумати, Авашья, Сита, Рама, Радһа, Радһика, Рукһмини, Таруни, җйотсна, җйоти, Нимешика, Атибһа, Сварна Камала, Смрити.[2]
hимннар
Лакшмига ритуаль табыну вакытында Махалакшмига багышланган биниһаять hимннар, догалар, шлокалар, җырлар һәм риваятьләр җырлана.[1] Боларга Шри Лалитха Саһасранамам, Шри Махалакшми Аштакам, Санаткумараның Шри Лакшми Саһасранама Стотрасы, (Шри Веданта Десикарның) Шри Стутисы, Индраның Шри Лакшми Стутисы, Шри Ади Шанкараның Шри Канакадхара Стотрасы, (Шри Ямуначарьяның) Шри Чатусслокисы, Нараяни Стути, Дэви Махатмьямның Урта эпизоды, Аргала Стотра, (Бхагаван Шри Хари Свамиҗиның) Шри Лакшми Шлокасы һәм Шри Сукта ул Ведаларда бар.
Галерея
Лакшми Һинд дине Алиһәләр өчлегенең берсе. Аның иконографиясе борынгы һәм хәзерге заман Һинд дине гыйбадәтханәләрендә бар.