Лев Замарин
Лев Замарин (Лев Григорий улы Замарин, XX гасыр — 6 март 2003) — байтарлык терапевты, байтарлык фәннәре докторы (1966), профессор (1968). ТАССР һәм РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1984, 1985). 1969 елдан Казан байтарлык институтында, 1971-1992 елларда терапия кафедрасы мөдире. Мөгезле эре терлекнең эндемик зобы, югары продуктлы сыерларда һәм нәсел үрчеткеч үгезләрдә пневмония, матдәләр алмашы бозылуының этиологиясе һәм аны диагностикалау, аларны диспансеризациләү турында фәнни хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0