Леонтина Прайс

Мэри Вайолет Леонтина Прайс (ингл. Mary Leontyne Price Violet; 10 февраль 1927(19270210) ел, Лорел) — америка опера җырчысы (сопрано). Метрополитен-операның төп җырчысы булып саналган беренче афроамерикан хатын-кызы.

Биографиясе

Леонтина Прайс Лорел калачыгында (Миссисипи infns) урман кисүче һәм акушер гаиләсендә туган. Фортепианода уйнарга өч яшендә өйрәнә башлый.

Уилберфосның (Огайо штаты) Үзәк дәүләт көллиятендә, аннары Нью-Йоркта Джулъярд музыка мәктәбендә укый.

Бродвейда профессиональ карьерасын 1952 елда башлый, беренче соло концертын Нью-Йоркта 1954 елда бирә, ә опера җырчысы буларак дебюты 1957 елда Сан-Франциско Операда үтә.

Аннары берничә тапкыр Вена операсы, Лондонда Король опера театры һәм Миланда Ла-Скала сәхнәләрендә чыгыш ясый. Башта Моцарт, Джузеппе Верди, Джакомо Пуччини опералары куелышында партияләр башкара.

Аның тавышы тәнкыйтчеләр тарафыннан «ачык»[5], «бай, сыгылмалы һәм якты» кебек бәяләнә[6].

Опера сәхнәсеннән Леонтина Прайс 1985 елда китә, әммә соңыннан тагын 12 еллап оркестр концертлары бирә.

Күпсанлы бүләкләргә ия, алар арасында Президентның Азатлык медале, Спингарн медале, «Эмми» премиясе бар, унсигез тапкыр Грэмми премиясе лауреаты, тавыш язу индустриясенә купьеллык өлеш керткәне өчен «Грэмми» премиясенә ия (1989). Gramophone журналының Дан залына кертелгән[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #121807002 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  2. Leontyne Price // Internet Broadway Database (ингл.) — 2000.
  3. Leontyne Price // Filmportal.de — 2005.
  4. performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
  5. Henahan, Donal. OPERA: LEONTYNE PRICE'S FINAL STAGE PERFORMANCE, The New York Times (January 4, 1985). 2 февраль 2011 тикшерелде.
  6. Music: What Price Glory, Leontyne! 2013 елның 22 август көнендә архивланган. By Michael Walsh;Nancy Newman/New York Monday. Time Magazine. Jan. 14, 1985. Retrieved February 21, 2011.
  7. Gramophone Hall of Fame. Gramophone. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2016.