Леопольда Досталова
Леопольда Досталова (чех. Leopolda Dostalová) — (1879 елның 23 гыйнвары, Прага-Велеславин[6] — 1972 елның 27 июне Прага) — әйдәп баручы Чехия актрисасы, озайлы еллар буе Прагада Милли театрының әгъзасы булып тора. Divadla za branou театрында 92 яшенә кадәр уйный.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Václav Kliment Leopolda Dostalová před 1918.jpg
Вацлав Климент белән Леопольда Досталова. 1918
Леопольда Досталова Подебрады шәһәрендә үзэшчән актриса буларак уйный башлый, анда аның талантын режиссер Ярослав Квапил күреп кала. Аның ярдәмендә кыз Һана Квапилова белән актерлык осталыгына өйрәнә. 1899 елда ул беренче тапкыр Смихове Аренада, профессиональ сәхнәдә дебют белән чыгыш ясый. 1901 елның октябрендә ул Прага милли театры составына кертелә һәм ике кыска тәнәфес белән (1920—1924, 1942—1945 елларда), монда 1959 елга кадәр пьесаларда уйный. Хәтта 1959 елдан соң да ул милли театрда (1969 елга кадәр) катнаша, ә 1969 елдан 1971 елга кадәр Divadle za branou театрында уйный.
Ул шулай ук чит илләрдәдә чыгышлар ясый(Варшава дәүләт театрында — 1912 , Загребта — 1914 , Люблянада — 1929 һәм 1930).
Карел Чапек, янәсе, «Ана» дигән әсәрен Леопольда Досталова өчен генә язган дигән фаразлар бар.
Ул милли театрның опера җырчысы Вацлав Климентның икенче хатыны булган . 1919 елда иренең вафатыннан соң ул скульптор Карел Дворжакка кияүгә чыга .
Ул 1972 елның 27 июнендә Прагада вафат булган һәм шунда җирләнгән .
Иҗаты
Фильмнәр
1968 Ta třetí (
1966 Kinoautomat: Člověk a jeho dům
1952 Jestřáb kontra Hrdlička
1947 Varúj!
1942 Okouzlená
1940 Pohádka máje
1939 Bílá jachta ve Splitu
1939 Kouzelný dům
1938 Její pastorkyně
Děvčata, nedejte se!
1931 Psohlavci
Телевидениеда
1970 Honoré de Balzac Honoré de Balzac
1970 Kouzelný dům Kouzelný dům
1968 Zločin pátera Amara Zločin pátera Amara
1967 Lucerna
1965 Konec velké epochy
1965 Neviditelný
1960 Lucerna
1960 Strýček Váňa
Радиода
1968 Antonín Přidal: Sudičky
1964 William Shakespeare: Richard III.
1957 Julius Zeyer, Josef Suk: Radúz a Mahulena
1953 Chytrá horákyně (četba pohádky Boženy Němcové)[9]
Бүләкләре
Дәүләт премиясе (1924)
Халык артисты исеме (1947)
Хезмәт ордены (1958)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ 1 2 3 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Dictionary of Women Worldwide (ингл.): 25,000 Women Through the Ages / A. Commire, D. Klezmer — Detroit: Gale, Yorkin Publications, 2006. — 2572 p. — ISBN 978-0-7876-7585-1
- ↑ 1 2 Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ Česká divadelní encyklopedie
- ↑ Matriční záznam o narození a křtu
- ↑ Národní divadlo, archiv:Role Leopoldy Dostalové
- ↑ Divadlo na Vinohradech, Divadelní měsíčník, květen 2013: Karel Čapek ve Vinohradském divadle
- ↑ Český rozhlas:Chytrá horákyně
Әдәбият
- Сватоплук Бенеш : Быть актером , Мелантрих, Прага, 1992 , с. 13, 23
- Леопольда Досталова: Актриса вспоминает , Прага: Orbis, 1960
- Карел Энгельмюллер : Леопольда Досталова , Прага: Алоис Срдце, 1929