Ливон ордены
Ливон ордены - 1237-1561 елларда Көнчыгыш Балтика буе, латыш һәм эстон җирләрендә алман - тәре йөртүчеләрнең католик сәяси-сугышчан оешмасы. Бертуктаусыз диярлек Литва һәм Мәскәү кенәзлегенә каршы бик каты сугышлар алып барган.
Урыслардан һәм литвалар белән сугышлар алып бару вакытында зур югалтулар кичерә, мөһим булган сугышларны оттыра.
- 1242 — Боз өсте сугышы
- 1260 — Дурбада узган сугыш
1558-1583 елларда Мәскәү кенәзлегенә каршы барган сугышлар нәтиҗәсендә юк ителә.