Луция Вондрачкова
Тәрҗемәи хәле
Луция Вондрачкова Прагада туган. Әтисе Иржи Вондрачек - актер, җырчы, композитор һәм музыкант, әнисе Гана Сорросова - шагыйрә һәм тәрҗемәче. Әнисе ягыннан бабасы Эквадорда туган.
Җырчы биш телне яхшы белә.
Прага консерваториясен (музыка һәм драма белгечлеге буенча) сәнгать мастеры дәрәҗәсе белән тәмамлаган.[1] 2006 елда диссертация яклый, Чарльз университеты һәм фәлсәфә докторы исемен ала [2].
Ул 1990-нчы елда "Территория белого оленя" сериалындагы рольләрнең берсен уйнаган. Луциянең җырлау дебюты 1993 елда "Мармелада" (Мармалад) альбомы белән була. Луция Вондрачкованың репертуарындагы барлык җырларны диярлек аның әти-әнисе язган.
2011 елның 17 июненнән Луция Чехия хоккейчысы Томаш Плеканецка кияүгә чыга. Гаиләнең ике улы бар - Матьяш Плеканец (04.12.2011 елда туган) һәм Адам Плеканец (23.06.2015 елда туган). 2018 елда аерылышалар.
Дискография
1990-нчы еллар
- 1993 — Marmeláda (Tommü Records)
- 1994 — Rok 2060 (Tommü Records)
- 1995 — Atlantida (Tommü Records)
- 1997 — Malá Mořská Víla (Tommü Records)
- 1998 — The Best Of English Version (Tommü Records)
2000-нче еллар
- 2000 — Manon (Tommü Records)
- 2003 — Mayday (Tommü Records)
- 2005 — Boomerang (Tommü Records)
- 2007 — Pel Mel 1993—2007 (Universal)
- 2008 — Fénix (Tommü Records) 2 CD set
2010-нчы еллар
- 2010 — Dárek (Tommü Records)
- 2013 — Oheň (Bonton)
- 2014 — Duety (2 CD) (Bonton)
Сылтамалар
- Lucie Vondráčková [ингл.] Internet Movie Database сайтында
- Lucie Vondráčková — Official Website