Льюис Компаньс

Льюис Компаньс (кат. Lluís Companys i Jover, 21 июнь 1882(1882-06-21)[2] яки 21 июнь 1883(1883-06-21)[3][4][…] — 15 октябрь 1940(1940-10-15)[3][4][…]) — каталан дәүләт эшлеклесе, сул каталан милләтчеләре юлбашчыларының берсе, адвокат. 1931 елның мартында Каталониянең Сул республика фиркасе оештыруында катнашкан. 1933 елда Испания диңгез флоты министры; 1933-1934 һәм 1936-1940 елларда Каталония Женералитаты президенты. 1934 елның октябрендә Каталониянең бәйсезлеген игълан иткән өчен төрмәгә ябыла; 1936 елгы Испания парламент сайлауларында сул көчләр җиңгәчтен иреккә чыгарыла. Испания ватандашлар сугышы тәмамлаганнан соң, Франсага качарга мәҗбүр була; 1940 та Испания хакимиятләренә тапшырылып, шул ук елны хәрби мәхкәмә тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә.