Людвик Заменһоф

Ла́зарь Ма́рк улы Заменһоф яки Лю́двик Ла́зарь За́менгоф (идиш телендә: לײזער לוי זאַמענהאָף — Лейзер Лейви Заменгоф; поляк телендә: Ludwik Lejzer Zamenhof; Эсперанто телендә: Ludoviko Lazaro Zamenhof; Белосток, Россия империясеВаршава, Польша Корольлеге) — Россия[17] табиб-окулисты һәм лингвист, конструкцияләнгән халыкара телләрнең иң уңышлысын - эсперантоны барлыкка китерүчесе буларак мәгълүм[18]. Шулай ук До́ктор Эспера́нто (ягъни «Өмет итүче») тәхәллүсе астында мәгълүм, аның астында ул 1887 елда тел тасвирламасын һәм дәреслекне керткән «Халыкара тел» эшен нәшер иткән.

Тәрҗемәи хәле

Лазарь Маркович Заменһоф (туганда — Лейзер Мордхович Заменгов)[19] Рәсәй империясенең Гродненск губернасының Белосток каласында, училище укытучысы Марк Фабианович Заменһоф[20][21] һәм Розалия Шолемовна Заменһоф гаиләсендә беренче бала булып туа[22][23]. Марк Фабианович Заменһоф «Гацефир» гәзитендә борынгы йәһүд теле филологиясе, иврит телендә яһүди дине, география һәм тел гыйлеме буенча уку әсбапларын чыгара[24]. Лазарь артыннан тагын биш малай (Феликс, Герш, Генрик, Леон, Александр) һәм биш кызы (Фейл (Фаня), Гитл, Сура-Двойра, Мина һәм Ида) туа. Гаилә идиш һәм рус телендә аралаша. 1873 елда гаиләсе белән Варшавага күченеп киләләр. 1874 елның август аенда Заменһоф 2-се ир-ат гимназиясе дүртенче сыйныфына укырга керә.
Әле гимназиядә үк Варшавада Заменһоф бай, шулай ук бик катлаулы грамматикалы халыкара тел төзеп карый. Ул инглиз телен өйрәнгәч (немец, француз, латин һәм грек телләреннән соң), ул җиңел грамматикалы, суффикс һәм префикслар киң кулланылган халыкара тел турында уйлана.
1878 елда аның «Lingwe uniwersala» проекты тәмамлана диярлек. 17 декабрьдә Заменһоф гимназия дуслары белән тел булдыруын бәйрәм итәләр. Әммә Заменһоф ул вакытта бик яшь булганга, эшен бастырмый. Гимназияне тәмамлаганнан соң, ул медицинаны Мәскәүдә, ә аннан соң Варшавада өйрәнә башлый. 1885 елда Заменһоф университетны тәмамлый һәм медицина практикасы белән шөгыльләнә. Табип булып эшләп, халыкара тел проектын камилләштерү өстендә эшли.
Заменһоф өчен эсперанто теле аралашу чарасы гына түгел, ә идеяларын тарату юлы була. Ул төрле халыклар һәм мәдәниятләрнең дустанә яшәвен тели. Заменһоф хәтта шул идеяларын үстерү максатында «Homaranismo» (Гомаранизм) укуын уйлап чыгара. Заменһоф нәфис әдәбиәтне табигый телләрдән эсперантога беренче тәрҗемә итүче һәм беренче эсперанто шагыйре була. Аның шигырьләре халыклар дуслыгы һәм динилек тойгылары белән сугарылган. Заменһоф, дан яки өстөнлеккә тартылмаса да, эсперанто юнәлешенең рәсми булмаган лидеры санала. Эсперантистлар аны Маэстро дип атый, әмма ул үзе бу исемде яратмый, һәм эсперанто хәрәкәтендәге нинди дә булса рәсми урын биләүдән баш тарта. 1895 елдан ул эсперантога бәйле эшмәкәрлектән ераклаша, 1902 елда, «Ашет» (Hachette) француз нәшрияте белән эсперантода китап чыгаруга бәйле контракт сәбәбендә кире шөгыльләнә башлый. 1905 елның 29 июлендә Франциядә Заменһоф Почетлы легион ордены белән бүләкләнгән. Шул ук елдың 5-12 августында ул I Бөтен дөнья эсперанточылар конгрессында катнашкан, ә аннан соң 1914 елга кадәр барлык конгрессларда да катнаша.

Хәтер

Заменһоф көне

Заменһофның туган көнен — 15 декабрь — бөтен дөнья эсперанточылары Zamenhofa Tago дип бәйрәм итәләр, аңа төрле чаралар үткәрәләр — концертлар, китап күргәзмәләре һ. б.

Кече планета

  • Заменһоф исеме белән 1462-нче астероид атала.

Һәйкәлләр

Дөньяның берничә каласында Заменһофка һәйкәлләр куелган:

Сурәтләр

Искәрмәләр

  1. This Week In History: The language of hope is born (ингл.)The Jerusalem Post, 2012.
  2. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118643495 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  3. Tuider B. Die Lingvo Internacia des Dr. Esperanto (нем.) — 2017.
  4. Record #73885295 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  5. 1 2 Заменгоф Людвик Лазарь // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Russians, Jews, and the Pogroms of 1881-1882
  7. Kritika retrorigardo al la "tezoj" de 'Esenco kaj estonteco' (эспер.)
  8. https://eo.wikisource.org/wiki/Originala_Verkaro/V/11
  9. HILELISMO (эспер.): Projekto de solvo de la juda demando.
  10. http://anno.onb.ac.at/cgi-content/anno-plus?aid=e0a&datum=1889&page=8&size=45 (эспер.) // La Esperantisto / за ред. L. L. Zamenhof, C. Schmidt — 1889.
  11. http://anno.onb.ac.at/cgi-content/anno-plus?aid=e0a&datum=1890&page=23&size=45 (эспер.) // La Esperantisto / за ред. L. L. Zamenhof, C. Schmidt — 1980.
  12. 1 2 Lazaro Ludoviko Zamenhof // Eesti biograafiline andmebaas ISIK (эст.)
  13. 1 2 Ludwik Lejzer Zamenhof // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  14. Korĵenkov A. Homarano: La vivo, verkoj kaj ideoj de d-ro L. L. Zamengof (эспер.) — Kaliningrado, Kaŭno: Sezonoj, Litova Esperanto-Asocio, 2009.
  15. Zamenhof birth certificate
  16. 1 2 3 4 Bibliothèque nationale de France Zamenhof, Lejzer Ludwik, Unuel, Unuel // BnF catalogue général (фр.) — Paris: BnF.
  17. [ Заменгоф Людвик Лазарь] — ЗСЭ
  18. Эсперанто // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  19. Книга для записи родившихся евреев Белостокского раввината за 1859 год: Свидетельство № 47 о рождении у Мордха Файвеловича Заменгова и Либы Шолемовны Софер 19 числа месяца Кислев 5620 года по еврейскому календарю сына Лейзера.
  20. Биографические данные о семье Мордха Файвеловича Заменгофа в Тыкоцине.(үле сылтама) [недоступная ссылка]
  21. З. 2012 елның 16 июль көнендә архивланган.
  22. Биография Л. 2010 елның 16 декабрь көнендә архивланган.
  23. Akta Stanu Cywilnego Okręgu Bożniczego w Białymstoku 1835—1899, nr z. 264, sygn. 22 2011 елның 22 июль көнендә архивланган.
  24. Биографическая справка М.(үле сылтама) [недоступная ссылка]
  25. Фото памятника в одесском дворе, archived from the original on 2014-08-17, retrieved 2022-07-23 

Әдәбият

  • Типология и эволюция международных искусственных языков. Сборник статей [Посвящается памяти Е. А. Бокарева] / АН СССР, Институт языкознания; [Редколлегия: д-р филол. наук М. И. Исаев (отв. ред.) и др.]. — М.: Наука, 1976. — 160 с.
  • Королевич А. И. Книга об эсперанто / АН УССР, Институт языковедения им. А. А. Потебни. — К.: Наукова думка, 1989. — 253 с. — ISBN 5-12-000985-9.
  • Проблемы международного вспомогательного языка : [Сборник статей] / АН СССР. Институт языкознания; [Отв. ред. М. И. Исаев]. — М.: Наука, 1991. — 263 с. — ISBN 5-02-016810-6.
  • Линс Ульрих. Опасный язык: Книга о преследованиях эсперанто / Ульрих Линс; [Пер. с эсперанто В. Ароловича и др.]. — М.: Права человека; Импэто, 1999. — 575 с. — ISBN 5-7161-0055-4.
  • Власов Д. В. Эсперанто: полвека цензуры. Развитие эсперанто-движения и его журналистики в условиях цензуры в Российской империи и СССР (1887—1938 гг.): монография / Д. В. Власов. — М.: Импэто, 2011. — 184 с. — ISBN 978-5-7161-0229-3.
  • Власов Д. В. История применения эсперанто в России: печать, радиовещание, переписка, самиздат: монография. — М.: Импэто, 2014. — 408 с. — ISBN 978-5-7161-0260-6.
  • Александр Пиперски. Конструирование языков: От эсперанто до дотракийского. — М.: Альпина Нон-фикшн, 2016. — 224 p. — ISBN 978-5-91671-635-1.