Людовит Штур

Людовит Велислав Штур (словакча Ľudovít Štúr ; 28 октябрь 1815(18151028), Угровец — 12 гыйнвар 1856, Модра Братислава янында) — словак шагыйре, филолог, җәмәгать эшлеклесе. Ул XIX гасырда Словакия милли яңарышының идеологы, хәзерге словак әдәби теленә китергән словак теле стандарты авторы, Венгриядә 1848—1849 революциясе вакытында словак революцион кампанияләрен оештыручы, Венгрия Корольлеге Парламенты депутаты, сәясәтче, шагыйрь, журналист, нәшер итүче, укытучы, фәлсәфәче һәм тел белгече.

Тәрҗемәи хәле

Людовит Штур 1815 елның 29 октябрендә Австрия империясенең төньягында (хәзерге Словакия) Угровец шәһәрендә, ярлы авыл протестант укытучысы гаиләсендә туган. Ул Рабдадагы гимназиядә, аннары Пресбург шәһәрендәге евангелийчы лицейда (хәзерге Словакия Республикасы башкаласы Братислава) укыган(1829-33), ул шунда славян (словак) әдәби җәмгыятенә кушылган[3] Һалле университетында (1838-40) фәлсәфи-филологик белем ала.

1844 елда Й. Гурбан һәм М. Годжей белән бергә урта словак сөйләше нигезендә әдәби тел реформасын оештыра; «Татрин» («Tatrin») мәдәни-агарту җәмгыяте төзи. 1845-48 елларда 1 нче словак «Словенске народне новини» («Slovenskje narodnje novini») сәяси газетасын чыгара. Аның әдәби кушымтасы «Орол Татранский» («Orol Tatrannski») дип атала.

1847-48 елларда Венгрия сеймы депутаты. Прагадагы славян съездында (1848) славян халыкларының ирекле милли һәм мәдәни үсешенә тигез хокуклар таләп итә.

1848 елда Прага күтәрелешендә катнаша, 1848-49 елгы революциядә словакларның милли азатлык өчен көрәшен җитәкли. Штурның австрославизм позициясенә, контрреволюция лагерена күчүе Венгрия буржуаз революцион Хөкүмәтенең изелгән халыкларның милли таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуына бәйле.

1848 елдан соң полиция күзәтчелеге астында Модрада яши, фәнни-публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Штурның объектив буржуаз-демократик характердагы социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни программасы әдәбиятта милли идеология һәм романтизм нигезенә әверелә. Аның төп нигезләмәләре: феодализмны бетерү, демократик ирекләрне кертү, күп милләтле Венгрия корольлеге кысаларында социаль-икътисади алгарыш һәм милли мәдәниятне үстерү өчен шартлар тудыру.

Людовит Велислав Штур 1856 елның 12 гыйнварында Модра шәһәрендә ау вакытында саксызлык аркасында алган җәрәхәтеннән үлә[3]

Олы абыйсы Кароль (1811—1851) шулай ук үзен словак әдәбиятына һәм педагогикасына багышлаган; ул берничә тапкыр энесенең «Татран бөркете» ндә һәм башка басмаларда басылып чыкккан[4] .

Искәрмәләр

  1. 1 2 L'udovít Štúr // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  2. Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  3. 1 2 Штур, Людовит // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. Штур, Кароль // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Әдәбият

  • Половинкин И. Н., —. Штур, Людовит // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Францев В., Чешско-словенский раскол и его отголоски в литературе 40-х гг. Памяти Л. Штура, Варшава, 1915;
  • Матула В., Л. Штур, Братислава, 1956; История словацкой литературы, Москва, 1970, с. 79 — 86;
  • Sučasníci о L’udovitovi Šturovi, Brat., 1955;
  • L’udovit Štúr. Zivot a dielo. Sborni’k, Brat., 1956;
  • Juricek J., L’udovit Št Štúr, Brat., 1971 год.

Сылтамалар