Лю Сяобо
Лю Сяобо (гадәти кыт. 劉曉波, җиң. 刘晓波, пиньинь Liú Xiǎobō) — кытай язучысы, хокук яклаучы. 2010 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Әлеге премияне алырга ул төрмәдә утыру сәбәпле килә алмаган[3].
2003 елдан кытай ПЕН-үзәген җитәкли. Сяобо Кытайда сүз иреклеге һәм күппартияле системаны кертергә чакырган «Хартия 08» дип аталган өндәмә авторларының берсе. 2008 елның декабрендә дөнья күргән бу документны Кытайның 300ләп зыялысы, академиклар, язучылар имзалады. Шуннан соң аны полиция тоткарлады. 2009 елның декабрендә “Дәүләткә каршы эшчәнлеге” өчен ул 11 ел төрмәгә хөкем ителгән. Әлеге карарны Европа Берлеге, АКШ һәм БМО тәнкыйтьләде[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Liu Xiaobo // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 Xiao bo Liu // Babelio (фр.) — 2007.
- ↑ Нобель тынычлык бүләген алучы тантанага килә алмады
- ↑ ЕС критикует Китай за приговор диссиденту Лю Сяобо [рус.]