Магия
Магия (лат. magia - «сихер») - борынгы диннәрнен бер формасы.
Ул - чынбарлыкка гайре табигый юллар белән тәэсир итүгә һәм ышануга нигезләнгән карашлар, хәрәкәтләр системасы. Аның чаралары төрле булырга мөмкин: сихер, тылсым, өшкерү, каргыш, аерым йолалар, символлар һ.б.
Сәнгать белән дин бер үк вакытта барлыкка килә һәм алар борынгылыкта үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр. Бу чор сәнгатендә аучылык һәм уйдырышлылык магияләре өстенлек итә. Шул рәвешле сәнгать ул дәвердә беренче чиратта хозурлану чарасы түгел, ә магик тәэсир итү чарасы булган. Борынгыларның рәсемнәре дә шуңа күрә яшерен урыннарда күбрәк табыла.
Әдәбиятта
Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» комедиясендә магия очрый: Кәләмзә магиянең нинди генә юлларын кулланмый. Монда сихерләү дә, каргау да, символик хәрәкәтләр дә бар. Магик сүзләр нигезендә күн кенә табышмаклар, җор сүзләр барлыкка килгән.
Чыганаклар
- Давлетшин Г.М., Давным-давно…: Миф, религия, культура.