Магнитогорск дәүләт техник университеты

Г.И. Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техник университеты (рус. Магнитогорский государственный технический университет (МГТУ) имени Г. И. Носова) — Магнитогорск шәһәрендә урнашкан техник югары уку йорты. 2017 елның апрелендә төбәк терәк университетларының берсе була[4].

Университетта һәм аның филиалында югары белем бирү программалары һәм 20 урта һөнәри белем бирү программасы буенча 15 000 якын студент белем ала, шул исәптән: 51 юнәлеш буенча 423 бакалавриат белем бирү программасы, 8 белгечлек буенча 107 специалитет белем бирү программасы, 34 юнәлеш буенча магистратура белем бирү программасы, 15 юнәлеш буенча аспирантлар әзерләүнең 85 мәгариф программасы. 11 фәнни белгечлек буенча 6 докторлык диссертация советлары эшли, 106 фән докторы һәм 502 фәннәр кандидаты эшли[5].

2014 елда Магнитогорскның ике зур университеты — Г.И. Носов исемендәге Магнитогорск Дәүләт техник университеты һәм Магнитогорск дәүләт университеты кушыла.

Тарих

Җитәкчеләр

  • 1937—1939 — Алексей Андрей улы Безденежных
  • 1939—1946 — Пётр Василий улы Журавлев
  • 1946—1947 — Алексей Андрей улы Безденежных
  • 1947—1948 — Владимир Михайлович Огиевский
  • 1949—1954 — Алексей Андрей улы Безденежных
  • 1954—1956 — Михаил Галактион улы Новожилов
  • 1956—1968 — Николай Ефим улы Скороходов
  • 1968—1976 — Николай Иван улы Иванов
  • 1976—1989 — Виталий Макар улы Рябков
  • 1989—2007 — Борис Александр улы Никифоров
  • 2007—2017 — Валерий Михаил улы Колокольцев
  • 2017 елдан — Михаил Виталий улы Чукин

Институтлар һәм факультетлар

2017—2018 елларга университет структурасына 9 институт һәм 2 факультет керә:

  • Энергетика һәм автоматлаштырылган системалар институты
  • Тау эше һәм транспорт институты
  • Металлургия, машина төзелеше һәм материал эшкәртү институты
  • Икътисад һәм идарә институты
  • Төзелеш, архитектура һәм сәнгать институты
  • Читтән торып уку институты
  • МДТУ «ГОРИЗОНТ» өстәмә һөнәри белем бирү һәм кадрлар инжинирингы институты
  • Физик культура һәм спорт осталыгы факультеты
  • Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү факультеты

2015 елга университет структурасына 9 институт, 4 факультет, 74 кафедра һәм 1 филиал керә.

  • Энергетика һәм автоматлаштырылган системалар институты
  • Тау эше һәм транспорт институты
  • Металлургия, машина төзелеше һәм материал эшкәртү институты
  • Икътисад һәм идарә институты
  • Төзелеш, архитектура һәм сәнгать институты
  • Педагогика, психология һәм социаль эш институты
  • Тарих, филология һәм чит телләр институты
  • Читтән торып уку институты
  • МДТУ «ГОРИЗОНТ» өстәмә һөнәри белем бирү һәм кадрлар инжинирингы институты
  • Стандартлаштыру, химия һәм биотехнология факультеты
  • Физик культура һәм спорт осталыгы факультеты
  • Физика-математика факультеты
  • Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү факультеты

Башка бүлекчәләр

МДТУның басмасы — «Денница» газетасы (1956 елдан чыгарыла башлый, 1990 елга кадәр «Кадрлар өчен» дип атала).

  • МДТУның Белорет шәһәрендәге филиал
  • докторантура
  • күп профильле лицей
  • күппрофильле көллият

Танылган укучылар

Әдәбият

  • Полев В. П. Магнитогорский государственный технический университет имени Г. И. Носова // Уральская историческая энциклопедия / Под ред. В. В. Алексеева. — 2-е изд., перераб. и доп. — Екатеринбург: Академкнига; УрО РАН, 2000.

Тема буенча өстәмә