Майндагы Франкфурт һава аланы

Майндагы Франкфурт һава аланы (алман. Rhein-Main-Flughafen, tat.lat. Mayndağı Frankfurt hawa alanı ) — Алманиянең иң зур һава аланы, Аурупада пассаҗир әйләнеше буйлап өченче һава аланы - 52 810 683 кеше 2006 елда.

Һава аланы тарихы 1936 елда башлана. Икенче дөнья сугышында Лүфтваффе тарафыннан хәрби максатлар өчен кулланыла. 1944-1945 бомбалау нәтиҗәсендә җимерелә. 1945 елда АКШ гаскәре тарафыннан буйсындырыла. АКШ хәрби көчләре Майндагы Франкфурт һава аланын торгыза башлыйлар.

Lufthansa авиаширкәтенең төп күчереп утырту ноктасы (хаб).

Һава аланында 4 очып менү-төшү юлы бар. Берсенең (07L/25R) әсфәлт түшәмәсе, башкаларның — бетон. Өч менү-төшү юлының — 07L/25R, 07C/25C, 18 — озынлыгы 4000 метр, 07R/25L — озынлыгы 2800 метр.

undefined

Майндагы Франкфурт һава лиманында ике зур һәм бер кече («VIP») терминалы бар. Майндагы Франкфурт шәһәре үзәгенә кадәр такси белән 50 евродан барып җитеп була.

Тимер юл: һәр 15 минут беренче терминалдан S-Bahn 8 һәм 9 номерлы шәһәрнең баш вокзалына китә, юл вакыты — 12 минут.

Майндагы Франкфурт һава аланы A3 һәм A5 номерлы автобан янында урнаша. Майндагы Франкфурт шәһәренә кадәр автобус белән барып җитеп була.

Сылтамалар