Майн Рид
То́мас Майн Рид (ингл. Thomas Mayne Reid; 1818 елның 4 апреле — 1883 елның 22 октябре) — ирланд милләтле инглиз язучысы, маҗаралы романнар авторы, балалар һәм яшь-үсмерләр өчен китаплар язучы.
Язучы Ирландиядә ирланд пасторы гаиләсендә туа. Белфастта белемне алып, 1840 елда ул АКШга китә. Журналист буларак 1846—1848 еллардагы Мексика сугышында катнаша.
1849 елда Майн Рид Төньяк Ирландиягә кайта. Анда яралангач, ул Лондонга килә, монда аның беренче романы «Ирекле укчылар» (ингл. The Rifle Rangers) чыга. 1853 елда язучы Элизабет Хайдка өйләнә.
Майн Рид дөньякүләм мәшһүр булган «Башсыз җайдак» (роман Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителде) романы авторы.
Гомернең соңгы көннәрендә Майн Рид инвалидка әйләнә. Ул Лондонда 1883 елда вафат була.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ Capitaine MAYNE-REID // NooSFere (фр.) — 1999.
- ↑ Томас Майн Рид биографиясе [ингл.]
- ↑ Elizabeth Reid "Mayne Reid", "A Memoir of his Life", 15 бүлек: Майн Рид үлеменнән соңгы газеталардан өзекләр ...the gallant Irishman... [ингл.]
- ↑ Рид Томас Майн // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.