Майонез

Файл:Mayonnaise Jar 550x900.JPG
Майонез банкада

Майонез (фр. mayonnaise) — истән арындырып чистартылган үсемлек майларына су, тоз, шикәр, йомырка ризыклары, серкә, гәрчитсә кебек өстәмәләр кушып гомогенлаштырылган ризык. Катламнар-га аерылмасын өчен, аңа тотрыкландыргычлар һәм эмульгаторлар кушыла.

Төзелеше

Майлылыгы 15% тан артык булганда гына, әлеге ризык майонез дип йөртелә. 15% тан ким булса, ул соуска әйләнә. Майонезның калориясе составындагы үсемлек майларының масса өлешенә бәйле.

Майлылыгы буенча майонез өч төргә бүленә:

1) әгәр майлылыгы 50% тан артык икән, бу югары калорияле майонез санала;

2) 45—55% булганда, уртача калорияле;

3) 40% тан ким булган очракта, түбән калорияле майонез була. Әлеге төр майонез сыек булу сәбәпле, аңа төрле тотрыкландыргыч матдәләр кушыла.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр