Марат Вахитов
Марат Вахитов (Марат Барый улы Вахитов, — ) — төзелеш механикасы өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы (1966), профессор (1968), ТАССРның (1976) һәм РСФСРның (1986) атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1953 елдан КАИдә: проректор (1973-1978), очу аппарталарының төзелеш механикасы кафедрасы мөдире (1983-1988); КАИ музеена нигез салучы (1981) һәм аның фәнни җитәкчесе.[1] «Известия высших учебных заведений. Авиационная техника» журналының баш мөхәррире (1987-1997).[2]
Искәрмәләр
- ↑ https://kai.ru/muzej-knitu-kai
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В