Марат Заһидуллин (1978)
Марат Заһидуллин, Марат Рәшит улы улы Заһидуллин (1978 елның 20 июле, ТАССР, Апас районы) — юрист, «Татфондбанк» идарәсе рәисе (2015-2016), «Советский» банкы (Петербург) директорлар шурасы рәисе (2016 елдан), юридик фәннәр кандидаты (2004). КФУ доценты (2012).
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 20 июлендә Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин гаиләсендә туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (2000).
2004 елдан КФУ экология, хезмәт хокукы һәм гражданнар процессы кафедрасы доценты.
2008 елдан «Яз» ҖЧҖ генераль директоры.
2009-2010 елларда Россия хокук саклау академиясенең Казан филиалы доценты.
2009-2014 елларда «М энд Р консалтинг групп» ҖЧҖ генераль директоры.
2014-2015 елларда «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ башкаручы директоры.
2015 елның 27 маеннан «Татфондбанк» директорлар шурасы әгъзасы.
2015 елның декабреннән 2016 елның мартына кадәр «Татфондбанк» идарәсе рәисе.
2016 елның мартыннан «Советский» банкы (Петербург) директорлар шурасы рәисе[1].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ «Советский» банкы рәсми сайты(үле сылтама)