Марат Мортазин
Марат Мортазин (Марат Фәхрислам улы Мортазин, 26 декабрь 1957 (68 яшь) — ) — ислам белгече, фәлсәфә фәннәре нәмзәде, Мәскәү югары ислам көллияте (1994-1999) һәм Мәскәү ислам университеты ректоры (1999-2012).
Тәрҗемәи хәле
"Гарәп филологиясе" белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый (1981).
Йәмән һәм Ливиядә чит ил вәкиллекләрендә тәрҗемәче булып эшләгән, хәрби университетта укытучы (1984-1990).
1994 елдан башлап Россиядә Ислам мәгарифе системасын төзүдә актив катнашкан: Мәскәү югары рухи ислам көллияте ректоры (1994-1999), Мәскәү ислам университеты ректоры (1999-2012), Ислам белеме советының гамәлгә куючыларның берсе һәм рәисе (2010-2012)[1][2].
2008 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясендә философия фәннәре докторы, профессор А. А. Нуруллаевның фәнни җитәкчелеге астында «Ислам һәм мөселман илләре практикасында дин һәм сәясәт бәйләнеше» (белгечлеге 09.00.13 - дин, фәлсәфи антропология, мәдәният фәлсәфәсе) темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган. Рәсми оппонентлар - фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Ю. Г. Носков һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты Н. Х. Ряжапов. Алып баручы оешма - Санкт-Петербург дәүләт университеты[3].
Фәнни карашлар һәм хезмәтләр
Россия мөселман җәмәгатьчелегенең югары белемле элитасын формалаштыру өчен актив чыгыш ясый.
«Исламоведение» (2008), «Корановедение» (2011), «Введение в коранические науки» (2006), «Основы тафсира» (2010), «Основы тафсира». 4-5 сыйныфлар», "Гарәп теленең сөйләм практикасы буенча укыту пособиесе. Лингафон курсы" язмаларының авторы.
Бүләкләре
- "Дуслык ордены" (2006) Россиянең рухи үсешенә зур өлеш керткән өчен
Искәрмәләр
- ↑ Ректоры России. — М.: Современный университет, 2000. — 256 с. : ил. — (ИнтеллектуалЬный фонд России).
- ↑ Кто есть кто в татарской общине Москвы: справочное издание. — М.: ПИА «Арбат», 2001. — С. 39
- ↑ Муртазин, Марат Фахрисламович. Соотношение религии и политики в учении ислама и практике мусульманских стран : автореф. дис. ... канд. филос. наук : 09.00.13 / Муртазин Марат Фахрисламович; [Место защиты: Рос. акад. гос. службы при Президенте РФ]. — Москва, 2008. — 24 с.