Маргарита Агренева-Славянская
Биография
Маргарита Агренева-Славянская төрле чыганаклар буенча 1880 елда яки 1881 елда туган.[1] Аның әтисе — танылган җырчы, «Славянская капелла» катнаш хорына нигез салучы Дмитрий Александрович Агренев-Славянский, әнисе — фольклорчы һәм музыкант Ольга Христофоровна Агренева-Славянская. Маргарита Дмитриевна әтисе хорында җырлый.
1908 елда әтисе вафат була, шуннан соң хор икегә бүленә. Хорның бер өлешен — Маргарита Дмитриевна, ә икенчесен — энесе Юрий Дмитриевич җитәкли.
Маргарита Агренева-Славянская хор белән Болгария, Сербия, Румыния, Австрия-Венгрия, Франция, Англия, Кытай һәм Япониядә гастрольләрдә була[2].
1922 елда Маргарита Дмитриевна хордан китә.
1920 елларның икенче яртысында Россиядән күчеп китә. Берникадәр вакыт Кытайда яши, 1931 елда Чикагода, АКШта була. Анда ул 150 җырчыдан торган хор оештыра һәм аның белән 1960 елларга кадәр чыгыш ясый.[3]
Гомеренең азагында Нью-Йоркка күченә.
1964 елның 16 октябрендә шәһәр хастаханәләренең берсендә вафат була[3] .