Мария Бакалова
Бакалова Мария (болг. Мария Бакалова, 4 июнь 1996) — болгар актрисасы. «Борат 2» псевдодокументаль көлке фильмында уйдырма казах репортеры Борат Сәгдиевның кызы Тутар Сагдиева ролен башкаручы буларак билгеле. Бу фильм аркасында Мария «Оскар», «Алтын глобус», «BAFTA», киноактерларның Америка Гильдиясе бүләкләренә һәм Critics' Choice Movie Award «Икенче пландагы иң яхшы актриса» номинациясендә премиягә лаек булган беренче болгар актрисасы булып тора[2][3][4][5].
Башлангыч еллары һәм белем алуы
Актерлык карьерасы
Болгар фильмнарында төшеп, актерлык карьерасын башлый, «Трансгрессия» (2018) һәм «Соңгы кыңгырау» (2020) фильмнарында төшә. Билгелелекне «Борат 2» фильмында Тутар Сагдиева ролен башкарып ала. Җөмһүрият сәяси эшмәкәре Руди Джулианига интим шартларда ул интервью алырга тәкъдим иткән эпизод аңа бөтен дөньяга танылу китерә[7][8][9]. Бакалованың уены тәнкыйтчеләр тарафыннан югары бәяләнә: IGN журналы фильмда актрисаның күренүен «фантастик табыш» дип исәпли[10], ә LA Times аның башкаруын «искиткеч» дип бәяли[11]. Мария «Оскар», «Алтын глобус», «BAFTA», киноактерларның Америка Гильдиясе бүләкләренә һәм Critics' Choice Movie Award «Икенче пландагы иң яхшы актриса» номинациясендә премиягә лаек булган беренче болгар актрисасы булып тора[2][3][4][5].
2020 елның ноябрендә Бакалова Creative Artists Agency белән контракт төзи[12].
Фильмографиясе
| Ел | Фильмның исеме | Рольләр | Режиссер |
|---|---|---|---|
| 2017 | XIIa | Милена | Магдалина Ралчева |
| 2018 | Ангел | Анжела | Лечезар Петров |
| 2018 | Трансгрессия | Яна | Вал Тодор |
| 2019 | Көтелмәгән хәл аркасында | Таксидагы кыз | Петр Чивийский |
| 2019 | Хыял кызы | Хыял кызы | Петр Чивийский |
| 2019 | Әти | Валентина | Кристина Грозева
Петр Вальчанов |
| 2020 | Соңгы кыңгырау | Александра | Ивайло Пенчева |
| 2020 | Борат 2 | Тутар Сагдиева | Джейсон Волинер |
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Nolan E. Who is Maria Bakalova? Borat's Daughter in Rudy Giuliani Hotel Scene [неопр.] // Newsweek — New York City: 2020. — ISSN 0028-9604; 2572-5343
- ↑ 1 2 Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [1] (3 февраль 2021). - ↑ 1 2 Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [2]. - ↑ 1 2 Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [3] (9 март 2021). - ↑ 1 2 Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [4]. - ↑ 1 2 Who Plays Borat's Daughter? Glamour.
- ↑ Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [5]. - ↑ Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [6] (21 октябрь 2020). - ↑ Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [7]. - ↑ Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [8] (22 октябрь 2020). - ↑ Необходимо задать параметр
title=в шаблоне {{cite web}}. [9] (23 октябрь 2020). - ↑ Justin Kroll, Justin Kroll. ‘Borat 2’ Breakout Star Maria Bakalova Signs With CAA. Deadline (10 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2020.