Мария Реститута
Тәрҗемәи хәле
1894 елның 1 маенда Австро-Венгриянең Условиеда (хәзерге Чехия Брно шәһәренең бер өлеше) итек ясаучы гаиләсендә туган. Ике яшендә ата-асасы аны Венага алып китә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вена хастаханәләрның берсендә санитар булып эшли.
1913 елда монастырьга килә, IV гасыр христиан газаплысы Реститут хөрмәтенә монах исемен кабул итә. Беренче дөнья сугышыннан соң хирургия шәфкать туташы булып эшли.
1938 елда Австрияне Өченче Рейх үзенә кушкач, ачык рәвештә илдә урнашкан фашистик режимга каршы чыгыш ясый. Нацистик режимны фашлаган ике ачык хат яза. Нацизм карашларына мөккибән хастаханә директорының боерыгы буенча хастәхана палаталарның һәркайсында стенадан тәрене алып ташларга каршы була. Шулар аркасында 1942 елда Гестапо тарафыннан арестка алына һәм гильотина аша үлем җазасына тарттырыла.
1943 елның 30 мартында ул җәзалап үтерелә.
Хәтер
Аның хөрмәтенә Венада урам аталган (Schwester Maria Restituta-Gasse), биредә Мария Реститута эшләгән Mödling хастаханәсе урнашкан.
Беатификация
1998 елның 21 июнендә Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнә (католик чиркәве изгеләр рәтенә кертелә).
Сылтамалар
- saints.sqpn.com 2009 елның 22 март көнендә архивланган.
- server.brumma.com
- францискан сайт о Марии Ресиле (нем.)
- ↑ Nuremberg Trials Project — 2016.
- ↑ 1 2 Helene (Schwester Restituta) Kafka // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Helena Kafka // GCatholic.org — 1997.
- ↑ http://saints.sqpn.com/blessed-mary-restituta-kafka/