Мария фон Эбнер-Эшенбах
Баронесса Мария фон Эбнер-Эшенбах (анда. Marie Freifrau von Ebner Eschenbach; кыз фамилиясе Дубская; 13 сентябрь 1830 ел — 12 март 1916 ел) — Австрия язучысы, драматург, аңа XIX гасырда язган психологик романнары һәм повестьлары зур популярлык китергән. Иң танылган эше— "Мирское дитя" (1887) романы. Шулай ук үз цитаталары белән билгеле[10].
Биографиясе
Мария фон Эбер-Эшенбахны кызында немец мәдәниятенә сөю тәрбияләгән үги әнисе карап үстергән. Бу сөю Марияның киләчәк язмышын хәл иткән. Күп милләтле Моравиядәге атасының авылдагы йортында һәм Венада үскәндә ук ул Моравия крестьяннарының һәм Австрия аристократларының тормышын күзәтүе аркасында үз әсәрләрендә аларны бик якты чагылдырган[11].
18 яшендә ул хәрби инженер булып эшләгән барон Э-гә кияүгә чыккан. Венадагы Бург-театрының йогынтысы астында ул үзенең язучылык көчен драматургияда сынап караган, тик аның Карлсруэда куелган "Maria Stuart in Schottland" (1860) трагедиясе зур уңышка ирешмәгән; аның эзеннән "Marie Roland" (1867), "Doctor Ritter" (1872) һәм "Männertreue" (1874) комедиясе басылып чыккан[11].
"Erzählungen" (1875) пьесасы язучының сәләтен нык ачкан, шулай ук "Dorf - und Schlossgeschichten" (1883) пьесасы да хаклы рәвештә Марияны немец язучы хатын-кызлары арасында аны беренче урынга чыгарган. Тумышы һәм тормышка карашы белән чын аксөяк хатын-кыз язучысының әсәрләренә тормышны гадел сурәтләү белән беррәттән нечкә юмор да хас.[11].
Китерелгән әсәрләрдән тыш, "Gesammelte Schriften" (1892 г., 6. к.) Э.җыентыгына "Aphorismen" (1880), "Parabeln, Märchen und Gedichte" (1892), "Dorfund Schlossgeschichten" (1888) яңа сериясе, "Das Gemeindekind" (1888) һәм "Unsühnbar" (1890) повестьләре кергән. Басма тулы түгел: аңа "Ein kleiner Roman" (1889) һәм күп кенә соңгы чорда язган хикәяләре керми калган. ЭСБЕ нигезендә, иң яхшы хикәяләре : "Jakob Szela", "Die Unverstandene auf dem Dorfe", "Er lässt die Hand küssen", "Lotti, die Uhrmacherin", "Nach dem Tode", "Wieder die Alte", "Die Freiherrn von Gemperlein", "Oversberg", "Die Kapitalistinnen", "Zwei Komtessen", "Glaubenslos", "Rittmeister Brand", "Bertram Vogelweid"[11].
Аз-маз аның тормышта күзәтүләр даирәсе киңәйгән, ул шулай ук буржуазия белән танышкан һәм аларны әсәрләрендә сурәтләгән; шулай ук ялчыларның да төрле типтагы киң галереясы язучының иҗатында зур урын биләгән. Эбер-Эшенбахның төп өстенлеге — хикәя осталыгы; хикәянең хәрәкәте— аның төп максаты; аерым характерлар, уратып алган мөхит, характерларның күңел хәле хикәяне язуда аңа хезмәт итә.
Рус телендә беренчеләрдән булып Эбер-Эшенбах түбәндәге әсәрләре басылган: «Питомец общины» («Вестник иностранной литературы», 1892); «Примерный ученик» («Кн. Нивы», 1899, № 5); «Ученик первого разряда» («Русская мысль», 1900, № 10); «С отличием» («Русский вест.». 1901, № 9); «Мирское дитя» (1897); «Клятва» («Живоп. обоз.», 1898, № 3); «Сжечь не распечатывая»; «Старая собака»; «Первенец» («Русский вестник», 1901, №№ 11-12)[11].
Искәрмәләр
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Эбнер-Эшенбах Мария фон // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 Blumesberger S. Handbuch der österreichischen Kinder- und Jugendbuchautorinnen (нем.) — 2014. — Vol. 1. — S. 235—243. — ISBN 978-3-205-78552-1
- ↑ Baumgartner M. 23 // Der Verein der Schriftstellerinnen und Künstlerinnen in Wien (нем.) — Böhlau Verlag, 2015. — ISBN 978-3-205-20168-7, 978-3-205-79702-9 — doi:10.7767/9783205201687
- ↑ 1 2 Marie von Ebner-Eschenbach // Filmportal.de — 2005.
- ↑ 1 2 Marie von Ebner-Eschenbach // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Schmid-Bortenschlager S., Schnedl-Bubeniček H. Österreichische Schriftstellerinnen 1880–1938 (нем.): Eine Bio-Bibliographie — Stuttgart: Akademischer Verlag Hans-Dieter Heinz, 1982. — S. 37. — ISBN 978-3-88099-123-1
- ↑ Gadzinski A. KALLIOPE Austria (нем.): Frauen in Gesellschaft, Kultur und Wissenschaft — Wien: Bundesministerium für Europa, Integration und Äußeres, 2015. — S. 135—136. — ISBN 978-3-9503655-5-9
- ↑ Record #51684049 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ q:Мария фон Эбнер-Эшенбах Викиөҙөмтәлә
- ↑ 1 2 3 4 5 Эбнер-Эшенбах, Мария // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.