Мари-Леэн Каселаан

Мари-Леэн Каселаан ( эст. Mari-Leen Kaselaan, туган 1987 елның 2 декабрендә Тартуда ) Эстониянең эстрада җырчысы, 2005-нче елда Suntribe төркеме белән Евровидение җыр конкурсында Эстонияне тәкъдим иткән. Мари-Лин псевдонимы белән дә билгеле.

Тәрҗемәи хәле

Ул Эльва музыка мәктәбен тәмамлый, анда скрипкада уйный. Соңрак Эльва музыка студиясендә һәм Урсель Оя Юленурме музыка мәктәбендә белем ала.

Карьера

Аның музыкаль карьерасы Эквивалент төркеменнән башланып китә, ләкин аның алга китүе Эстония Скиплус радиостанциясе белән уздырылган конкурста була, анда Мари-Лин финалга уза. Шуңа да карамастан, ул Эстония җәмәгатьчелеге арасында Suntribe Эстон эстрада төркеме әгъзаларының берсе буларак таныла. Suntribe белән ул Эстонияне Евровидение 2005-нче елда "Let’s Get Loud" җыры белән яклады.

Мари-Леэн үзенең ялгыз карьерасын Финляндия Динго төркеменең "Levoton Tuhkimo" хитының версиясе белән, Эстония версиясендә "Rahutu Tuhkatriinu" белән башлап җибәрә. Беренче җыры Эстония хит-парадларында беренче урынга җиткәч, 2006 елның декабрендә янәдән хитларын чыгара.

2011 елның декабрендә Мари-Леэн үзенең музыкаль карьерасыннан арыганлыгын игълан итте, шуңа күрә ул тәнәфес ясарга булды.[1]

Бүләкләре

  • "Иң яхшы дебют" (2006)
  • Эстония музыка премиясе "Новичок года" (2006)
  • Ел саен Эстон эстрадасы музыка премиясе (Eesti Popmuusika Aastaauhinnad):
    • Иң яхшы хатын-кыз җырчысы (2007) [2]
    • "Новичок года" (2007)

Уңышлары

  • Eurolaul (2005) 1 место (в составе группы Suntribe)

Дискография

Альбомнар

  1. Rahutu Tuhkatriinu (2006)
  2. 1987 (2008)

Ялгыз җырлар

  • «Rahutu Tuhkatriinu» (2006)
  • Suure Linna Inglid" (2006)
  • «Kiirteel» (2007)
  • «Õpetaja» (2007)
  • «13 Ja Reede» (2007)
  • «Printsess» (2008)
  • «1987» (2008)
  • «Elektrisinises» (2008)
  • «Torm» (2009)

Искәрмәләр

Сылтамалар