Марс Искәндәрев
Марс Искәндәрев (Марс Җамал улы Искәндәрев, 27 октябрь 1927 — 1 октябрь 2003 (75 яшь)) — вице-адмирал, хәрби фәннәр докторы (1990). 1949-1983 елларда штурман, су асты көймәсе, су асты көймәләре берләшмәсе командиры, ССРБ Төньяк флотында идарә башлыгы, штаб башлыгы урынбасары. 1983-1991 елларда ССРБ Хәрби-диңгез флотының фәнни тикшеренү институты башлыгы. 1992 елдан РФ Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте аппаратында.