Маскарен утраулары
Маскаран утраулары - Һинд океанындагы утраулар. Мадагаскар утравыннан көнчыгыштарак.
Мәйданы 4486 км². Иң эре утраулары: Реюньон (Франция биләмәсе), Маврикий һәм Родригес (Маврикий дәүләте составында).
Янартау токымнарыннан тора. Иң биек ноктасы — 3069 метр (Реюньон утравында). Гамәлдәге янартаулар бар.
Тропик пассатлы климат. Елга 1300–2000 мм явым төшә. Таулар даим яшел тропик урманнар һәм саванналар белән капланган. Шикәркамыш, һинд чикләвеге пальмасы, чәй, каһвә, ванил плантацияләре. 1507 елда утрауларга йөзеп барып җиткән португал сәяхәтчесе Педру ди Машкареньяш исеме белән аталган.[1]Чыганаклар
- ↑ OʻzME.