Медельин

Медельин (исп. Medellín) — Колумбиянең Антьокия департаментында урнашкан шәһәр.

Географиясе

Шәһәр илнең төньяк-көнбатыш өлешендә, Андларның төньяк өлешендә урнашкан. Климаты субтропик; елның уртача температурасы 22,4 °C, уртача еллык явым-төшемнәр саны якынча 1550 мм.

Тарих

1616 елда нигезләнгән.

Халык

Халык саны
1951[11]1964[11]1973[11]1985[11]1993[11]2005[11]2018[9]
358 189772 8871 077 2521 468 0891 630 0092 223 0782 529 403

Икътисад

Кара металлургия, химия, текстил, азык-төлек сәнәгатьләре предприятияләре бар. Шәһәрдә илнең тулаем эчке продуктына кертеме 5,5%[12] булган Колумбиянең иң зур финанс-сәнәгать ширкәтенең (Grupo Empresarial Antioqueño) штаб-фатиры урнаша.

Медельин — мөһим транспорт төене; шәһәр аша Панамерика шоссесы үтә, халыкара һава аланы (Панама, Маями, Лима, Мехико, Кито, Мадрид, Нью-Йорк, Сан-Сальвадор, Форт-Лодердейл, Каракас, Пунта-Кана, Виллемстад һ.б. шәһәрләргә рейслар йөри) бар.

Рәсми сайт

Төркемнәр