Мельбурн
Ме́льбурн (ингл. Melbourne /ˈmɛlbə(r)n/, шулай ук [ˈmælbən, —bn̩]) — зурлыгы буенча Австралиянең икенче шәһәре, Виктория штаты үзәге.
Шәһәр илнең мәдәни, икътисадый, сәнәгый мәркәзләренең берсе. Мельбурнны шулай ук дәүләтнең «мәдәни һәм спорт башкаласы» дип атыйлар. Шулай ук шәһәр архитектура үзенчәлекләре белән мәшһүр.
2015 елда чыккан Economist Intelligence Unit (EIU) тикшеренү төркеме дөньяда яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегендә беренче урынга Мельбурнны куйды. Беренчелекне шәһәр 5 еш рәттән тота[2].
Халкы күпмилләтле (180ләп милләт вәкиле) булган бу шәһәр паркларга һәм бакчаларга күмелгән. Аны хәтта бакча-шәһәр дип тә атыйлар. Мәдәни чаралар да монда бик еш уздырыла, спорт та шәһәрдә әһәмиятле урын били. Каланың архитектур күренеше викториан һәм заманча биналар синтезын чагылдыра.
Шул ук вакытта Мельбурн дөньяның иң кыйбат шәһәрләре исемлегендә 36нчы урында. Аеруча монда торак бәяләре югары икән.
Тарих
1956 елның 22 ноябрендә Мельбурнда XVI Олимпия уеннары башлана.
Танылган шәхесләр
- Кайли Миноуг (1968), җырчы (сопрано), кино актрисасы.
Искәрмәләр
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.
- ↑ Мельбурн – яшәү өчен дөньяда иң уңайлы шәһәр