Милисә (үсемлек)

Бү үсемлекнең дәвалау сыйфатлары булуы турында борын­ гы заманнарда ук белгәннәр. Йөкле хатыннарга аны косуга каршы чара буларак эчергәннәр. Төнәтмәсен йокысызлыктан интегүчеләргә, ашказаны спазмы, үт ташы авыруы, холецистит, авыртулы күрем вакытында, салкын тигәндә, бронхиаль астма җәфалаганда биргәннәр. Мелисса тир, сидек кудыру чарасы, көзән җыеруга, йөткерүгә каршы дәва булып исәпләнә.

Үсемлектә дуплау матдәләре, эфир майлары, каротин, органик кислоталар, С витамины бар.

Мелисса төнәтмәсе ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген яхшырта һәм аппетитны ача. Урт авырулары булганда, тешләр авыртканда, мелисса төнәтмәсе авыз чайкау өчен кулланыла. Төнәтмә әзерләр өчен, 8 балкашык мелисса яфракларына 2 стакан кайнар су салырга кирәк. 4 сәгать ябык савытта тотып, сөзәргә. Көненә 4 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәргә.

Күптән түгел Америка галимнәре мелиссаның тагын бер искиткеч яхшы сыйфатын ачтылар: ул целлюлит белән көрәшергә ярдәм итә икән. Моның өчен катлаулы булмаган процедура уздырырга кирәк. 1 бал калагы төелгән дарчин кайрысы (корица), шуның кадәр кара борыч, 6 тамчы мелисса эфир мае һәм 2 аш кашыгы зәйтүн (оливковое) мае алына. Бу кушылманы целлюлитлы урыннарга сөртәләр һәм ул урынны 1 сәгатькә ризык пленкасы белән төреп тоталар.

Әгәр буыннарыгызны ревматизм авыруы борчыса, бәрелгән, җәрәхәтле урыннар булса, түбәндәге киңәшне үтәргә була. 4 аш кашыгы мелиссаның яфрак-сабакларын ваклап, кайнар су белән пешекләргә һәм марля белән урап авырткан урынга куярга.

Искәрмәләр

  1. 1 2 刘培亮, 卢元, 杜诚, 吴振海, 寻路路, 黎斌, 岳明 陕西省维管植物名录(2021版) [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22061. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  2. 1 2 3 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 592.
  3. 1 2 3 4 Бельгийский список видов
  4. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  5. FloraWeb
  6. Nederlands Soortenregister
  7. 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
  8. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  9. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  10. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  11. 1 2 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  12. http://www.sabencia.net/nomenclator.php

Төркемнәр